ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген безнең җирлектә Милләтләр кроссы булып узды. Бу традицион спорт чарасында авыл җирлеге башкарма комитеты, Ульянково мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар, мәктәпнең техник персоналы, ата-аналар, шулай ук "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр, районның психологик хезмәте белгечләре катнашты.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

11 сентябрь көнне участок табибы терапевт Бакаев М. Р. ФАП фельдшеры Ольга Кузенкова белән берлектә Воскресенск һәм Победа авылларында күчмә кабул итү уздырдылар.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

9 сентябрь көнне Корноухово авыл китапханәсендә «Уйла яхшы һәм уй изге эшләргә китерер" дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрелде. Әлеге чарада китапханәче Тамара Титова бөек язучы Л. Н. Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация күрсәтте һәм укучыларны афоризмнар белән таныштырды.


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

 Россиядә даими яшәүче гаиләләрдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туса яки икенче баланы уллыкка алсалар, бала яшь ярымга җиткәнче ана капиталы акчасын айлык түләүләр итеп күчертергә мөмкин. Тик моңа хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең уртача айлык кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла ала.

         "Ана капиталына хокук алган, ләкин  сертификатны сорап мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр, МФЦ яки пенсия фондына берьюлы ике гариза: ана капиталы сертификатына һәм бала өчен яшәү минимумы күләмендә аның акчаларыннан айлык түләү алала. 

         Ай саен, түләү, бала ел ярымга җиткәнче башкарыла, әмма беренче түләү периоды бер елга исәпләнгән. Шуннан соң аны билгеләү турында янә гариза бирергә кирәк. Әгәрдә ана капиталы тулысынча кулланылган булса, гаилә яшәү урынын үзгәртсә яки балага ел ярым яшь тулса түләү туктатыла. Кирәк булган очракта түләүләрне туктатып торырга мөмкин.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Экология елы тәмамланды, әмма Ульянково китапханәсендә оештырылган акцияләр дәвам итә. Менә икенче ел инде Ульянково авылы халкы мәдәният йортына капкачлар һәм батарейкалар алып киләләр. Алар барысы да «файдалы капкачка» һәм «Керпе коткар»акцияләрендә актив катнашалар. Җыен өчен пластик банклар китапханәдә, мәктәптә һәм балалар мәйданчыгында торалар. Китапханәче Евгения Стерякова һәм клуб мөдире Надежда Пулялинаның ярдәме белән инде күп кенә материал җыелган, ул икенче чимал пунктларына тапшырырга әзерләнә.


8
сентябрь, 2018 ел
шимбә

«Дубрава-2» агрофирмасында бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнде, әмма токка да, складларда да эш дәвам итә. Ел саен безнең пенсионерлар Елена Петровна Румянцева һәм Нина Александровна Стерякова, Зинаида Алексеевна Кирилова һәм Нина Чернова орлык эшкәртүдә зур ярдәм күрсәтәләр. Тәҗрибәле хезмәткәрләр үз эшенең әһәмиятен аңлыйлар һәм үз эшен намус белән башкаралар. Күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез һәм сезгә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек һәм игелек бирсен.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Ульянково авылы мәдәният йортында «Без терроризмга каршы» акциясе кысаларында «Беслан фаҗигасе»темасына презентация күрсәтелде. 2004 елның 1 сентябрендә Белем бәйрәмендә тыныч вакытта булган фаҗига. 3 сентябрь көнне Төньяк Осетиядә Хәтер көне дип игълан ителде. Әлеге фаҗигадән соң 14 ел вакыт узды. Вакыт дәвалый, диләр. Авырту чигенә, тик китми ... бездә үткәнне төзәтү мөмкинлеге юк. Без үзебезнең киләчәгебез өчен көрәшеп кенә кала алабыз.


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Сезне күңелле яңалык белән сөендерергә ашыгабыз! Озак тәнәфестән соң, «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексының бассейны яңадан эшли башлады. Бассейн сәгать 8:00-21:00 кадәр эшли.

         Шулай ук искәртеп китәбез балалар һәм зурлар өчен төркем дәресләре эшли:

- 7-16 яшькә кадәр балалар йөзү секциясе

- 5 яшьтәге балаларны йөзергә өйрәтү

-  йөзү буенча шәхси күнегүләр

-  сәламәтләндерү йөзү

          Язылырга теләсәгез 2-16-46, 2-10-68 телефоннарына шалтыратыгыз!


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Әгәр дә ата яки ана балигъ булмаган балаларын тәрбияләү эшчәнлегендә катнашмаса  һәм аларның алиментларны түләү турында нотариаль рәсмиләштерелгән килешү дә булмаса, бу очракта алимент акчаларын Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80 статьясы, Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 122 статьясы нигезендә суд аша түләтергә мөмкин.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

 Ульянково һәм Корноухово авылларында 2017 елнын декабрь аеннан халыктан чүп-чар җыю оештырылган. Авыл җирлегендә законсыз свалка белән көрәш дәвам итә.

 Ульянково авылында үзара салым акчасына,  чүплекләрне бетерү эше дәвам ителә, аны авылы кешесе Виктор Кармаенков башкара.

Безнең максат чүплекләр бетерергә дә генә түгел, халакны кисәтү кабат чүп өеме барлыкка китермәу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International