Ульянково авылы мәдәният йортында «Без терроризмга каршы» акциясе кысаларында «Беслан фаҗигасе»темасына презентация күрсәтелде. 2004 елның 1 сентябрендә Белем бәйрәмендә тыныч вакытта булган фаҗига. 3 сентябрь көнне Төньяк Осетиядә Хәтер көне дип игълан ителде. Әлеге фаҗигадән соң 14 ел вакыт узды. Вакыт дәвалый, диләр. Авырту чигенә, тик китми ... бездә үткәнне төзәтү мөмкинлеге юк. Без үзебезнең киләчәгебез өчен көрәшеп кенә кала алабыз.