Бүген безнең җирлектә Милләтләр кроссы булып узды. Бу традицион спорт чарасында авыл җирлеге башкарма комитеты, Ульянково мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре, укучылар, укытучылар, мәктәпнең техник персоналы, ата-аналар, шулай ук "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр, районның психологик хезмәте белгечләре катнашты.