Татарстанда гаиләләр бер үк вакытта Ана капиталы сертификатына гаризалар һәм икенче бала өчен айлык түләү алуга гаризалар тапшыра алалар

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

 Россиядә даими яшәүче гаиләләрдә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала туса яки икенче баланы уллыкка алсалар, бала яшь ярымга җиткәнче ана капиталы акчасын айлык түләүләр итеп күчертергә мөмкин. Тик моңа хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең уртача айлык кереме яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр артмаган гаиләләр генә дәгъва кыла ала.

         "Ана капиталына хокук алган, ләкин  сертификатны сорап мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр, МФЦ яки пенсия фондына берьюлы ике гариза: ана капиталы сертификатына һәм бала өчен яшәү минимумы күләмендә аның акчаларыннан айлык түләү алала. 

         Ай саен, түләү, бала ел ярымга җиткәнче башкарыла, әмма беренче түләү периоды бер елга исәпләнгән. Шуннан соң аны билгеләү турында янә гариза бирергә кирәк. Әгәрдә ана капиталы тулысынча кулланылган булса, гаилә яшәү урынын үзгәртсә яки балага ел ярым яшь тулса түләү туктатыла. Кирәк булган очракта түләүләрне туктатып торырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International