«Дубрава-2» агрофирмасында бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю төгәлләнде, әмма токка да, складларда да эш дәвам итә. Ел саен безнең пенсионерлар Елена Петровна Румянцева һәм Нина Александровна Стерякова, Зинаида Алексеевна Кирилова һәм Нина Чернова орлык эшкәртүдә зур ярдәм күрсәтәләр. Тәҗрибәле хезмәткәрләр үз эшенең әһәмиятен аңлыйлар һәм үз эшен намус белән башкаралар. Күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез һәм сезгә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек һәм игелек бирсен.
Ульянково авылы мәдәният йортында «Без терроризмга каршы» акциясе кысаларында «Беслан фаҗигасе»темасына презентация күрсәтелде. 2004 елның 1 сентябрендә Белем бәйрәмендә тыныч вакытта булган фаҗига. 3 сентябрь көнне Төньяк Осетиядә Хәтер көне дип игълан ителде. Әлеге фаҗигадән соң 14 ел вакыт узды. Вакыт дәвалый, диләр. Авырту чигенә, тик китми ... бездә үткәнне төзәтү мөмкинлеге юк. Без үзебезнең киләчәгебез өчен көрәшеп кенә кала алабыз.
Сезне күңелле яңалык белән сөендерергә ашыгабыз! Озак тәнәфестән соң, «Салават күпере» спорт – сәламәтләндерү комплексының бассейны яңадан эшли башлады. Бассейн сәгать 8:00-21:00 кадәр эшли.
Шулай ук искәртеп китәбез балалар һәм зурлар өчен төркем дәресләре эшли:
- 7-16 яшькә кадәр балалар йөзү секциясе
- 5 яшьтәге балаларны йөзергә өйрәтү
- йөзү буенча шәхси күнегүләр
- сәламәтләндерү йөзү
Язылырга теләсәгез 2-16-46, 2-10-68 телефоннарына шалтыратыгыз!
Әгәр дә ата яки ана балигъ булмаган балаларын тәрбияләү эшчәнлегендә катнашмаса һәм аларның алиментларны түләү турында нотариаль рәсмиләштерелгән килешү дә булмаса, бу очракта алимент акчаларын Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80 статьясы, Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 122 статьясы нигезендә суд аша түләтергә мөмкин.
Ульянково һәм Корноухово авылларында 2017 елнын декабрь аеннан халыктан чүп-чар җыю оештырылган. Авыл җирлегендә законсыз свалка белән көрәш дәвам итә.
Ульянково авылында үзара салым акчасына, чүплекләрне бетерү эше дәвам ителә, аны авылы кешесе Виктор Кармаенков башкара.
Безнең максат чүплекләр бетерергә дә генә түгел, халакны кисәтү кабат чүп өеме барлыкка китермәу.
Бүген безнең мәктәптә тантаналы линейка узды.
Мәктәпкә биш беренче сыйныф укучысы кабул ителде. Котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар: Н.А. Челнокова - мәктәп директоры, А. Н. Кучумов контроль-хисап палатасы рәисе Кайбыч муниципаль районы ТР, З. З. Галиуллина мәгариф бүлеге методисты, Ф. А. Сундурова Ульянковского авыл җирлеге башлыгы, Р. В. Вәлиев ҖЧҖ, "Дубрава -2" баш зоотехнигы, беренче укытучысы Р. Р. Гимранова.
Хөрмәтле авыл халкы! Котлыйбыз сезне Татарстан Республикасы көне белән! Сезгә сәламәтлек, иминлек, билгеләнгән бурычларны гамәлгә ашыруыгызны һәм уңышлар телибез.
ХӨРМӘТЛЕ ГРАЖДАННАР! УҢАЙЛЫ ТҮЛӘҮ ДӘҮЛӘТ ПОШЛИНАСЫ! Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль порталында ОНЛАЙН-СЕРВИС хезмәтләр күрсәтү тормышка ашкан https://uslugi.tatarstan.ru, аның ярдәмендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьясына иск гариза бирә аласыз. дәүләт пошлина өчен исәпләргә һәм түләргә була.
22 август конне Олы Кайбычта "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән хәйрия акциясенең нәтиҗәсен ясадылар. Безнең мәктәпкә беренче сыйныфка баручы укучыларга барысына да тантаналы рәвештә мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары бирелде. Шулай ук, иганәчеләр, оешма коллективлары, безнең район предприятия акчаларына алынган күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга да спорт формалары, мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары бирелде.
Хәйрия акциясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР "Наз ятим балалар һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды директоры Нурания Сайфетдинова катнашты.
Район башлыгы барлык укучыларны котлады, аларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде.
Россиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган.