Хәйрия акциясе "Мәктәпкә җыенырга булыш"

2018 елның 24 августы, җомга

22 август конне Олы Кайбычта "Мәктәпкә җыенырга булыш" дигән хәйрия акциясенең нәтиҗәсен ясадылар. Безнең мәктәпкә беренче сыйныфка баручы укучыларга барысына да тантаналы рәвештә  мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары бирелде. Шулай ук, иганәчеләр, оешма коллективлары, безнең район предприятия акчаларына алынган  күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга да  спорт формалары, мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары бирелде. 

       Хәйрия акциясендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР "Наз ятим балалар һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды директоры Нурания Сайфетдинова катнашты.

       Район башлыгы барлык укучыларны котлады, аларга сәламәтлек  һәм укуларында уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International