2020 елның 10 июлендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов Олы Подберезье авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Авыл җирлегендә яшәүчеләргә бу мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән алдан хәбәр ителде.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә җирлектәге 3 кеше мөрәҗәгать итте.
Кабул итү барышында гаилә, җир законнары өлкәсендә гражданнарның хокукларына кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук алиментлар түләмәү мәсьәләсе буенча җирле кешегә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды.
Район прокуроры А.Р. Сөләймановка мөрәҗәгать итүчегә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Россия Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында агымдагы елның апреленнән июленә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты. Бу хакта Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. Пенсия фонды пенсия һәм посбиеләрнең кайберләрен июль ахырына кадәр дистанцион рәвештә билгели, шулай ук гражданнар сорауларына кирәкле мәгълуматлар бирү, моңа кадәр билгеләнгән түләүләр вакытын озайту һәм кабат исәпләү дә ай ахырына кадәр дистанцион рәвештә башкарылачак.
Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләү
Хәзер пенсияләр күбесенчә Пенсия фондының es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән электрон гаризалар буенча билгеләнә. Әлеге төр гаризалар барлык мөрәҗәгатьләрнең 70 процентын тәшкил итә. Күпчелек очракта пенсия гражданнарның ризалыгы буенча Пенсия фондының мәгълумат базасына эш белән тәэмин итүчеләр җибәргән мәгълуматларга таянып билгеләнә.
Пенсия яшенә җитеп килгән гражданнарның шәхси лицевой счетларына хезмәт стажы һәм хезмәт хакы, шулай ук пенсия билгеләгәндә исәпкә алынучы страховой булмаган периодлар турындагы мәгълуматлар туплау да Пенсия фондының территориаль органнарында вакытыннан алда әзерлек эшләре алып барылу хисабына башкарыла. Бу исә агымдагы елның апреленнән июленә кадәр күпчелек пенсияләрне читтән торып билгеләргә мөмкинлек бирә, димәк пенсионерга клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Пенсияне телефон аша дистанцион билгеләү
Кешенең пенсия тәләүне сорап электрон гариза бирергә мөмкинлеге булмаган очракта Пенсия фондының территориаль органнары, аның белән телефон аша элемтәгә кереп, пенсия билгеләүгә ризалыгын алалар, бу факт махсус актка теркәлә. Әлеге документ нигезендә пенсия билгеләү буенча гариза языла һәм аны билгеләү процессы эшли башлый.
80 яше тулган гражданнарның пенсияләрен проактив арттыру
Билгеле булганча, 80 яше тулган пенсионрлар картлык буенча иминият пенсияләренә арттырылган фиксацияләнгән түләү алу хокукына ия. Быел аның күләме 11 372,5 сум тәшкил итә. Апрельдән июль ахырына кадәр фондның территориаль органнары 80 яше тулган, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучы пенсионрларны проактив рәвештә ачыклыйлар. Бу эш пенсионерларга пенсиянең файдалырак вариантын куллануны ачыклау максатында башкарыла. Пенсиянең аерым төрен билгеләү турындагы карар пенсионердан дистанцион юл белән алынган ризалык нигезендә чыгарыла.
Инвалидларга пенсия билгеләү һәм пенсия түләү вакытын озынайту
Инвалидлык буенча пенсиянең барлык төрләре һәм кайбер социаль түләүләрне Пенсия фонды инвалидларның Федераль реестры мәгълуматлары нигезендә билгели. Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать иткәндә, инвалидка гариза язарга гына кирәк була, калган барлык мәгълуматлар реестрдан алына.
Инвалид гаризаны да электрон юл белән җибәргән очракта, пенсия түләүне рәсмиләштерү тулысынча дистанцион юл белән башкарыла. Болардан тыш 2020 елның 1 мартыннан 1 октяберенә кадәр инвалидлыкны билгеләүнең дә вакытлыча тәртибе гамәлдә, аның буенча барлык процедура, инвалидны медик-социаль экспертиза бюрасына китереп тормыйча, медицина учрежденияесе документлары нигезендә башкарыла.
Инвалидлыкны озайту да читтән торып башкарыла. Тикшерелү нәтиҗәләре буенча кабат каралу вакыты җиткән көннән инвалидлык, пенсия һәм башка түләүләр алуга хокук кебек, автомат рәвештә ярты елга озайтыла.
Ышаныч кәгазе буенча түләүне озайту
Пенсиясен ышаныч кәгазе буенча башка кешегә рәсмиләштергән пенсионер, Закон нигезендә, пенсия алуын раслау өчен елга бер тапкыр Пенсия фондына яисә пенсия китерүче оешмага мөрәҗәгать итәргә тиеш. Июль ахырына кадәр әлеге тәртип тә туктатыла һәм пенсия алу факты расланмыйча, ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү дәвам иттерелә.
Пропискасы булмаган пенсионерларга пенсия түләүне озайту
Россиядә даими пропискасы булмаган пенсионерларга социаль пенсия түләнә. Закон буенча, пенсия билгеләү өчен пенсионер, яшәү урынын күрсәтеп, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Пенсия алуга хокукны югалтмас өчен, гариза елга бер тапкыр язылырга тиеш. Июль ахырына кадәр яшәү урынын раслау тәртибе вакытлыча туктатыла, пенсионерларга Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итергә кирәкми.
Ана капиталы хисабына айлык түләүләрне озайту
Ана капиталы хисабына айлык акчалата түләү алучы гаиләләргә бу айларда Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләү вакыты 1 октябрьдә чыккан очракта, акча автомат рәвештә күчереләчәк.
Инвалид яисә инвалид баланы йөртә торган автотранспортны парковкага түләүсез кую өчен рөхсәт кәгазен хәзер онлайн режимда алып була. Бу хакта Россия Пенсиия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. “Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау” турындагы федераль Законга әлеге үзгәрешләр агымдагы елның 1 июленнән кертелде һәм ул инвалидларның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалана алу мөмкинлеген арттыру юнәлешендә бер адым булып тора.
Элеккечә, инвалид утырып барасы машина номеры, маркасы һәм моделе күрсәтелеп язылган гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша биреп була. Түләүсез парковкага хокукыгыз барлыкны исбатларга кирәкми, барлык мәгълуматлар операторы Россия Федерациясе Пенсия фонды булган инвалидларның Федераль реестры базасында бар. Моннан тыш гаризаны инвалидларның федераль реестры сайтындагы «Инвалидның шәхси кабинетында” яисә күпфункцияле үзәк аша бирергә мөмкин. Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә кабул ителми. Автомобиль турында мәгълумат реестрга алда әйтелеп үтелгән юл белән бирелгәннән соң гына кертелә.
Түләүсез парковкадан файдалану рөхсәте беренче һәм икенче төркем инвалид йөрткән яисә, I-II төркем инвалидны яисә инвалид баланы йөрткән автотранспортка гына бирелә. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә алмаучы өченче төркем инвалидлар да түләүсез парковкадан файдалана ала.
Законга яңа кертелгән үзгәрешләр буенча гариза бары бер автотранспорт маркасына гына бирелә.
Транспорт чарасы турында мәгълуматларны үзгәртергә кирәк булган очракта кабат гариза языла, инвалидларның федераль реестрына иң ахыргы булып кертелгән мәгълумат актуаль дип санала. Мәгълуматлар реестрга 15 минут эчендә керә, бу исә инвалид утырып барган таксига да шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә кирәкле урыннарда түләүсез туктар өчен реестрга машина номерын кертергә мөмкинлек бирә.
Реестрга кертелгән мәгълумат илнең барлык территориясендә дә гамәлдә була, моңа кадәр һәр субъектның үз мәгълумат базасы бар иде. Димәк Федераль реестрга кертелгән автомобиль белән теләсә кайсы регионда түләүсез парковка өчен билгеләнгән урыннардан файдаланырга була.
Барлык субъектларның хакимият органнары реестрга кереп карый ала, җәмәгать урыннарындагы түләүсез тукталу урыннары санын да алар билгели.
“Инвалид” билгесен 2020 елның 1 июленә кадәр алган гражданнарга реестрга мәгълумат кертү вакыты ел ахырына кадәр озайтыла, - алар үзләрендә булган билгедән кулланып, ел ахырына кадәр парковкадан түләүсез файдалана алалар. 2021 елның 1 гыйнварыннан соң түләүсез парковкага хокук булу-булмау федераль реестр мәгълуматлары буенча тикшереләчәк, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 1 мартыннан 1 октяберенә кадәр инвалидлык бирүнең вакытлыча тәртибе гамәлдә, аның буенча инвалидлыкны ачыклау процедурасы инвалидны медик-социаль экспертиза бюросына китереп тормыйча, медицина учреждениясе бирән документлар буенча башкарыла, инвалидлык срогы да читтән торып кына озайтыла.
Тулырак мәгълумат htt://www.pfrf/ru/press_center/~2020/06/30/208500
Победа авылында яшәүче Мышев Сергей Николаевичны юбилее белән котлыйбыз! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз! Тормышыбызда бик күп матур вакыйгалар булсын. Шатлык, мәхәббәт, муллык телибез. Туган көнегез белән!
Кайбыч районы прокуратурасы «Дубрава «агрофирмасы " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә башкарма производство турында закон таләпләрен үтәүне тикшерде. Прокурор тыкшынуына җирле хатынның баланы карап тотуга алиментлар алмавы турындагы мөрәҗәгате сәбәп булган.
«Дубрава «агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең 2020 елның апрель һәм май айларында алимент сыйфатында бурычлы баланың хезмәт хакының 1/3 өлешен тотуы ачыкланды, әмма Ана файдасына акча оешма администрациясе гаебе белән күчерелмәде, бу бала хокукларын бозуга китергән.
Закон нигезендә, эш урыны буенча оешма администрациясе башкарма кәгазь нигезендә алиментлар түләргә тиешле затның хезмәт хакыннан ай саен алиментларны тотып калырга һәм алиментлар түләргә тиешле зат хисабына түләргә яки күчерергә тиеш.
Җәмгыять директоры адресына ачыкланган бозуларны бетерү һәм гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирелде. Представление карап тикшерелде һәм канәгатьләндерелде, җәмгыять бухгалтеры дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Прокуратура тыкшынганнан соң, баланың алиментка хокуклары торгызылды, алимент буенча бурыч 12160,45 сум күләмендә тулысынча түләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 32 яшьлек җирле кешегә карата (торакка законсыз үтеп керү белән урлау) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Эш буенча 2020 елның февралендә Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында гаепләнүче авылдашының өеннән 950 сумлык кроссовка һәм 3822 сумлык кәрәзле телефон урлаган.
Суд Дәүләт гаепләүченең фикере белән килеште һәм, хөкем ителүченең шәхесе турындагы җинаятьнең авырлыгын, җәзаны йомшартучы һәм авырайтучы хәлләрне исәпкә алып, гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 3 ел 6 айга иректән мәхрүм итүне билгеләде.
Суд карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы җирле 42 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады, ул РФ Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләнә.
Суд тарафыннан хөкем ителүченең 2020 елның 8 апрелендә исерек хәлдә булуы ачыкланган, Кайбыч районы Федоровское авылы кибетендә җирле кешегә карата ызгыш-талаш китереп чыгарган.
Аның гамәлләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге хезмәткәре тарафыннан туктатылды, ул әлеге хокукка каршы гамәлләрне туктатуны таләп итте.
Әмма гаепләнүче полиция хезмәткәренең хакимият вәкиле булуын аңлап, аңа уң як щеч өлкәсенең кан сукмагы рәвешендәге тән җәрәхәтләре алып килгән затка бер кул белән бәрелә.
Суд хөкем ителүчегә 20 мең сум күләмендә суд штрафын билгеләде.
Кайбыч районы прокуратурасы
Татарстан Республикасында социаль челтәрләрдә һәм пабликларда язмалар урнаштыру юлы белән мошенниклык гамәлләре очраклары ачыклана.
3 яшькә кадәрге, 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга бирелә торган акчалар булачак пенсияләрнең тупланма өлешен киметү хисабына түләнә, дигән дөрес булмаган мәгълумат таратып, мошенниклар уйдырма хәбәр тарата.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән 16 яшькәчә бала тәрбияләүче гаиләләргә акчалата ярдәм Федераль бюджеттан түләнә һәм берничек тә пенсия күләмен киметми, дип искәртә. Әлеге хәбәр – мошенниклар эше!
Барлык шикле очраклар туганда татарстанлыларга (843) 279-27-27 номеры буенча Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
16 яше тулмаган балалар тәрбияләүче ата-аналарга, опекун яисә попечительләргә, 16 яшькә кадәрге баланы уллыкка алучыларга июль аенда балаларның һәркайсына унар мең сум акча түләячәк. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә. РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы “Балалары булган гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында”гы Указы нигезендә бу акча агымдагы елның апреленнән һәм июнь аеннан 3 яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум, 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга ун мең сум күләмендәге акчалата түләүләргә өстәмә рәвештә бирелә.
Әлеге өстәмә ярдәмнең үзенчәлеге шунда: бу акчаны түләүне сорап, беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды, 5 һәм 10 мең сум түләү турындагы карарларга нигезләнеп, түләүне рәсмиләштерә һәм акча күчерә.
“Моңа кадәр 3 яше тулмаган балаларга 3 ай дәвамында 5 әр мең сум, 16 яшькә кадәрге балаларга берьюлы түләнә торган 10 мең сум акчаны алган ата-аналар һәм әлеге категория балаларның опекуннары бу төр акчалата ярдәмне автомат рәвештә алачаклар, Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми”, - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Әлегә кадәр 3 яшькә кадәрге яки 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга тиешле акча түләүне сорап мөрәҗәгать итмәгән гаиләләрдәге балаларга 10 мең сум өстәмә акча әти-әниләр яки опекуннар беренче төр ярдәмне сорап язганнан соң гына түләнә. Моңа кадәр әле 3 айдан артык вакыт бар, гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Гариза буенча уңай карар чыгарылган очракта өстәмә 10 мең сум акча бернинди тоткарлыксыз күчерелә.
Кабат искәртәбез, 10 мең сум күләмендә өстәмә акча алу өчен әти-әниләргә һәм опекуннарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми, акча автомат рәвештә күчерелә.
Әти-әниләргә ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар һәм җаваплар урнаштырылган.
22 июнь көнне Ульянково авылы халкы "Хәтер шәме"Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китапханә методисты аз гына чыгыш ясаганнан соң, яшь армиячеләр һәйкәлгә венок салдылар һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Кич белән һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә шәмнәр кабынды.