Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында 60 яшьлек җирле кеше, үз утарында 27 төп мәк үстергән, шулардан алга таба наркотик чаралар ясарга ниятләгән.
Полиция хезмәткәрләре үсемлекләрне тартып алган, әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 231 маддәсе 1 өлеше буенча (наркотик матдәләре булган үсемлекләрне законсыз үстерү) җинаять эше кузгатылган.
Кайбыч районы прокуроры гаепләү бәяләмәсен раслаган һәм җинаять эшен асылы буенча карау өчен судка җибәргән.
Закон әлеге җинаятьне кылган өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза бирүне күздә тота.
Кайбыч районы прокуратурасы
2020 елның 21 августында Кайбыч районы Надеждино авылының бер йортында 1992 елда туган, күп санлы яралары булган кешенең мәете табыла.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (кеше үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) җинаять эше кузгаткан. Кайбыч районы прокуратурасы кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатуны законлы һәм нигезле дип таныды.
Вакыйга урынына тикшерү төркеме белән берлектә район прокуроры Сөләйманов Алмаз чыкты.
Башлангыч версия буенча, 2020 елның 20 август кичендә элек иректән мәхрүм итү урыннарында бергә җәза алган ике ир-ат арасында низаг була. Кайбыч районының Колаңгы станциясендә яшәүче 26 яшьлек кеше шәхси ызгышканнан сон мәетнең төрле өлешләре буенча 60тан да ким булмаган пычак белән кадый.
Шикләнелүчегә карата суд тарафыннан сак астына алу чарасы сайланган, ул үтерүдә гаепен таныган, пычак яшергән урынны күрсәткән.
Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.
Җинаять эшен тикшерү район прокуратурасы контролендә тора.
Район прокуроры урынбасары Ф.Ф.Хафизов
Пенсия күләме, стаж дәвамлылыгы, пенсияне китерү көне һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны “Код сүз”ен кулланып, контакт-үзәгендәге 2-79-27-27 телефоны аша өйдән чыгып тормыйча гына алырга мөмкин. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Код сүзе – кешенең шәхси катнашуыннан башка гына шалтыратучыны идентификацияләү, ягъни раслау ысулы ул. Гамәлдәге законнар җыелмасы нормалары буенча Пенсия фонды хезмәткәрләре телефон аша персональ мәгълүматларга кагылышлы сорауларга җавап бирә алмыйлар. Шулай итеп, шәхси мәгълүматлы сораулар буенча белгеч консультацияне “Код сүзе”, ягъни контроль мәгълүматлары булган гражданнарга гына бирә.
“Код сүзе”н гражданин Пенсия фондының www.pfrf.ru рәсми сайтындагы шәхси кабинетында күрсәтә, бу сүзне һәркем мөстәкыйль рәвештә сайлый һәм “Код сүзе” аның үзенә генә мәгълүм була.
“2-79-27-27 телефонына шалтыратып, секрет кодны әйткәч, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга, шул исәптән шәхси мәгълүматларга кагылышлыларына да җавап ала һәм килеп туган хәлне оператив рәвештә хәл итә ала”- дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.
Шәхесне раслау өчен код сүзеннән файдалану турындагы гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп тә бирергә мөмкин. Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә гражданнар алдан язылу тәртибендә кабул ителәләр.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
Агымдагы елның 28 июленнән башлап инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата туләүләр проактив режимда билгеләнә башлый. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарастан бүлекчәсе хәбәр итә. Димәк, әлеге категориягә караган гражданнарга түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә кирәкми, Россия Пенсия фонды территориаль органнары бу эшне үзләре башкара.
Пенсия фонды түләүләрне инвалидларның Федераль регистры мәгълүматлары буенча билгели. Айлык акчалата түләү кешенең инвалид яисә инвалид бала категориясенә кергән көненнән, шул көннән соң 10 көн дәвамында, реестрга инвалидлык турында мәгълумәт кергәннән соң билгеләнә. Айлык акчалата түләү билгеләнү турындагы хәбәр гражданнарның Дәүләт хемәтләре порталындагы шәхси кабинетта, электрон почта адресына яисә смс-хәбәр аша җибәрелә.
Айлык акчалата түләүне гариза нигезендә рәсмилләштерүдән баш тарту сәламәтлекләре чикле булган гражданнарга пенсия яисә башка түләүләр билгеләү процессын гадиләштеру юнәлешендә ясалган тагын бер адым. Инвалидларның махсус төзелгән Федераль реестры медик-социаль экспертиза учрежденияләре бюджеттан тыш фондлар, Федераль министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук властьның региональ һәм муниципаль органнарыннан килгән мәгълүматны туплау бердәм мәгълүмат операторы ул.
Инвалидларның Федераль реестры мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча пенсияләр дә дистанцион режимда билгеләнә. Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә, инвалид электрон гариза гына юллый, калган барлык кирәкле документлар федераль реестрдан алына.
Хәзерге вакытта инвалидлыкны билгеләү процедурасы да инвалидның үзен медик-социаль экспертиза бюросына китермичә, медицина учреждениеләре документлары буенча читтән торып - дистанцион рәвештә башкарыла. Әлеге тәртип эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә вакытлыча, 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр кертелде.
Инвалидлык турында мәгълүмат Федераль реестрга кергәч, Пенсия фондының территориаль органында гражданинга пенсия яисә айлык акчалата түләү мөстәкыйль рәвештә билгеләнә, кешегә Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет яисә Пенсия фонды сайты аша түләүне китерү ысулы күрсәтелгән гариза гына җибәрергә кирәк була.
Апрельдән башлап Пенсия фонды пенсия һәм пособиеләрне дистанцион билгеләү, халыктан кирәкле мәгълүмат алу буенча запрослар җибәрү, элегрәк билгеләнгән түләүләрне кабат исәпләү яисә түләү вакытын проактив рәвештә озынайту чараларын тормышка ашыра. Аерым төр түләүләрне гариза язмыйча гына билгеләү алга таба да дәвам ителәчәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.
Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2020 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 279 сум белән чикләнә. (2020 ел коэффициенты кыйммәте хезмәт эшчәнлеге агымдагы 2020 елда туктатылган очракта алына).
285 302 Татарстан пенсионерларының иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган.
Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле.
1748 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 1022 ашыгыч түләүләр, 1470 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2019 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 9,1%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 7,9 % тәшкил итәчәк.
2020 елның мартында «ТАТМЕДИА» АҖнең мәдәният һәм сәнгать журналы инициативасы белән «укый торган Татарстан: әдәби сәхнә» әдәби-театр фестивале оештырылды һәм үткәрелде.
Ульянково авыл китапханәсе укучылары да читтә кала алмады. Конкурс шартлары буенча, катнашучыларга берничә танылган татар язучысының китаплары тәкъдим ителде. Китапханә методисты Ә.Еникиның «Ялгыз каз казыня»әсәренә тукталды. Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү елында бу хикәя ветераннар советы рәисе башкаруында сәхнәдән бик актуаль яңгырар иде. Әмма тормыш үз төзәтмәләрен кертте һәм интерактив фестиваль кысаларында иҗат ителгән әсәрләрдән өзек яңгырады.
Жюри «китап укучы Татарстан: әдәби сәхнә»әдәби-театраль фестивалендә актив катнашканы өчен Нина Александровнаның оста итеп укыган монологын лаеклы бәяләде һәм лауреат дипломына лаек булды.
Аны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
Ульянково авылы мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, пенсионерлар һәм ата-аналар белән бергә, тормышларын саклап калырга ярдәм итәчәк кагыйдәләр турында һәр йортка белешмәлекләр тараттылар;
Янгын куркынычсызлыгы
Исегездә тотыгыз, гап-гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү сезне һәм якыннарыгызны бәла-казадан саклаячак! Автоном янгын белдерүчеләр өйдә урнаштырыгыз!
Суда куркынычсызлык
Бөтен сулыклар да балаларны коену өчен яраклы түгел, хәтта анда тиешле тыю юк икән. Балага тыелган урыннарда коенырга ярамавын аңлатыгыз.
Баланы суга бер генә җибәрергә ярамый!
Юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау
Зинһар, балагызның каникуллары имин үтсен һәм ял итмәсен өчен барысын да эшләгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
2020 елның 24 июлендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында дәрес узачак: «ташламалы категориядәге гражданнарны санатор-курортларда дәвалау»семинары.
Әлеге дәреснең максаты: ата-аналарга шифаханә-курорт дәвалавына путевка бирү тәртибе һәм шартлары, санатор-курорт дәвалавына каршы күрсәткечләр һәм күрсәткечләр, Социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе, хокук куллану практикасы, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында мәгълүмат бирү.
Катнашу өчен 89991579442 телефоны буенча дәрескә (моның өчен сезнең исем-фамилиягезне һәм элемтә өчен телефон номерын WhatsАрр яки смс-хәбәр буенча җибәрергә кирәк) (Галиуллина Аделина Илдар кызы) һәм билгеләнгән вакытта конференциягә соңрак җибәреләчәк сылтама буенча Zoomга кушылырга кирәк.
Шулай ук хәбәр итәбез, сез, бәлки, алдан ук җибәрелде кыска сорау (*түгел мөрәҗәгать), анда сез шулай ук телисезме алырга җавап вакытында дәресләр, электрон адрес: Adelina.Galiullina@tatar.ru
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе соңгы араларда интернет челтәрендә пенсияләрне “Совет стажы”н исәпкә алып кабаттан исәпләү турында ялгыш мәгълумат таратылу хакында хәбәр итә. Әлеге чор өчен өстәмә түләү алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диләр. Әлеге мәгълумат дөреслеккә туры килми.
Исегезгә төшерәбез, 1991 елга кадәр (шул исәптән совет чорын да кертеп) хезмәт стажлары булган гражданнарның пенсион хокукларын бәяләү эше массакүләм рәвештә 2009 елда үткәрелде. Әлеге процесс валоризация дип аталды. Ул чакта Пенсия Бүлекчәсе белгечләре зур күләмле эш башкарды – 2010 елга кадәр билгеләнгән пенсияләр барысы да кабат исәпләнде.
2010 елдан башлап пенсияләр валоризацияне исәпкә алып билгеләнә. Димәк, гражданнарның совет чоры стажлары исәпкә алынган, пенсияләрне кабат исәпләү зарурлыгы юк.
Өстәмә түләүләрне еш кына гражданнарга төрле юридик фирмалар вәгъдә итә. Алар халыкка төрле төр гаризалар рәсмиләштергәндә ярдәм тәкъдим итәләр, әлбәттә бу эш бушка эшләнми. Әлеге фирмалар Пенсия фондына гаризалар юллый да торгандыр, әмма фондтан совет чоры стажы исәпкә алынган һәм пенсияләргә бернинди өстәмә түләү тиеш түгел дигән җавап алу белән чикләнәләр. Нәтиҗәдә пенсионер акчасын кирәкмәгән юридик хезмәтләр өчен әрәм итә.
Шунысына игътибарыгызны юнәлтәбез, Пенсия фонды пенсионерларның законлы никахта бергә яшәгән юбилейларына да өстәмә акча түләми.