ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Кайбыч районы прокуратурасы 38 яшьлек ир – атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 112 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зыян салу).

2024 елның августында гаепләнүче, Кайбыч районының Афанасьевка авылында булганда, үз коллегасына суккан, нәтиҗәдә зыян күрүче уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Ир-ат үз гаебен таныган. Суд 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгеләде.

Йомшарткыч шартларны исәпкә алып, җәза 7 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә билгеләнгән.


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Быелдан башлап махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнүчеләр фонд буйсынуындагы тернәкләндерү  үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрдән файдалана алалар.  Татарстан Социаль фонды бүлеге дәвалануның бөтен процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсына тиешле хезмәт күрсәтүне  тәэмин итәчәк. Тернәкләндерүнең дәвамлылыгы -25, шифаханә-курорт дәвалануы 21 көнгә кадәр тәшкил итә. Шифаханә-курорт дәвалануын елына бер тапкыр узарга мөмкин.

Тернәкләндерү үзәкләренә җибәргәндә,  ветеранның сәламәтлеге торышы турында медик-социаль экспертиза мәгълүматлары исәпкә алына. Моңа кадәр ул тикшерү узмаган һәм инвалидлыгы булмаган очракта, тернәкләндерү үзәгендә диагностика үткәрәчәкләр һәм  дәвалау курсын билгеләячәкләр. Хәрби операциядә катнашып,  Россия Герое исеменә лаек булучылар яки беренче төркем инвалидлык алучылар тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга чираттан тыш юллама алырга хокуклы.

Тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалануга гаризаны Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә бирергә мөмкин. Белгечләр гариза буенча карарны 2 эш көне дәвамында кабул итә.

Тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалау хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру максатында махсус хәрби операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәгенә бару һәм кире кайтуга киткән юл чыгымнарын компенсацияләү күздә тотыла. Моннан тыш, I төркем инвалидлыгы булган яисә тернәкләндерү өчен медицина документларында озата баруга мохтаҗлык билгеләнгән очракта, хәрби операциядә катнашкан ветеран үзе белән  озата баручы да алып бара ала. Озата баручының юл һәм яшәү чыгымнары шулай ук Социаль фонд  бүлеге тарафыннан түләнә. Юл чыгымнарын каплау өчен ветеранга гариза бирергә һәм аңа бару-кайту чыгымнарын раслаучы документларны теркәргә кирәк. Бу- транспортның теләсә нинди төре, шул исәптән поезд, самолет, су транспорты, автобус яки шәхси автомобиль булырга мөмкин.

"Без махсус хәрби операциядән демобилизацияләнгән ветераннар өчен тернәкләндерү процессын максималь дәрәҗәдә уңайлы  итеп эшләргә омтылабыз. Аларның һәркайсы игътибарга һәм ярдәмгә лаек, һәм безнең бурыч – аларның  сәламәтлекләрен  ныгыту өчен тиешле шартлар тудыру, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Консультация алу өчен гражданнар  8-800-1-00000-1 телефоны буенча (бушлай, дүш.-пәнҗ.: 08:00-17:00, җомга.: 08:00-15:45) Бердәм контакт -үзәккә мөрәҗәгать итә ала.

Өстәмә мәгълүмат Социаль фондның  рәсми социаль челтәрләрендә дә урнаштырылган:

 - ВКонтакте

- Одноклассники

 -Telegram


17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Пенсияләрне 7,3% ка индексацияләү  нәтиҗәсендә иминият пенсиясенең уртача күләме 1 617 сумга артты һәм уртача 23 777 сум тәшкил итте. Картлык буенча хезмәт пенсиясе белән бергә инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту сәбәпле иминият  пенсияләре  дә артты.

        Соңгы индексациянең үзенчәлеге аның эшләүче пенсионерларга да кагылуында. Пенсияләр моңа кадәр үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән  суммага арттырылды, индексация 200 меңнән артык эшләүче пенсионерга кагылды. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү аларга түләнә торган пенсиягә түгел, ә аның билгеләнгән күләменә карата кулланылган, анда инде хезмәт эшчәнлеге чорында үткәрелгән барлык   индексацияләр дә исәпкә алынган.

         "Әлеге  вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә шактый өстәмә акча ала алсын өчен кулланылды. Бу исә индексация  эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммага түгел, ә ул эштән туктаган очракта алачак пенсия суммасына ясалган дигән сүз. Эштән туктаганнан соң, аның пенсиясе ул пенсия яшенә җиткәннән соң үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып кабат  исәпләнәчәк,», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Мисал. Эшләүче пенсионер 2021 елдан бирле 17 425 мең күләмендә пенсия ала. Аның шәхси счетында пенсиянең күләме ул пенсиягә чыкканнан соң үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, 22 809 сум күләмендә билгеләнгән. Гыйнвар индексациясе әлеге югары пенсия күләменә карата  7,3% ка ясалган. Нәтиҗәдә, пенсионер  ала торган 17 425 сум пенсиягә 1 665 сум өстәлгән. Ә пенсионер эштән туктагач, аның индексация нәтиҗәсендә арттырылган пенсиясенә төшереп калдырылган индексацияләр суммасы да өстәләчәк  һәм  пенсиясе 24 474 сум тәшкил итәчәк.

          Бер үк вакытта индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе һәм иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме дә 7,3 %ка арттырылды. Бер индивидуаль пенсия коэффициентының бәясе 133,05 сумнан 142,76 сумга кадәр, иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 8 134,88 сумнан 8 728,73 сумга кадәр арттырылды.

          Сорауларыгыз булса, сез Татарстан буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга  08.00 сәгатьтән 15.45 кә кадәр). 

          Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 166 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять кылуда, автомобиль яисә башка транспорт чарасын урлау (урлау) максатыннан башка хокуксыз тоткан өчен гаепле дип тапты.

Судта ачыкланганча, 2023 елның ноябрендә хөкем ителүе гамәлдән чыгарылмаган гаепләнүче төнлә Кайбыч муниципаль районы территориясендә «Пежо» маркалы автомобилен хокуксыз кулга төшергән.

Ир-ат үз гаебен таныган. Суд ир-атны РФ Җинаять кодексының 166 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танырга һәм җинаятьләр җыелмасы буенча җәзаны катгый режимлы төзәтү колониясендә ике елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләргә карар чыгарды.


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Киләсе елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге эшләүче пенсионерларның пенсияләрен кабат индексацияли башлаячак. Димәк, эшләү яисә эштән туктау фактына бәйсез рәвештә пенсия алучыларның барысының пенсияләре артачак. Әмма әлеге факт түләүләрнең арту күләменә турыдан-туры бәйле.

         Быел Президент кул куйган үзгәрешләр нигезендә хәзер эшләүче пенсионерларның пенсияләре эшләмәүчеләрнеке белән беррәттән индексацияләнергә тиеш. Моңа кадәр индексация пенсионер эштән туктаганнан соң гына ясала  иде. Хәзер  Социаль фондның Татарстан бүлеге хезмәт эшчәнлегенә бәйсез рәвештә барлык пенсияләрне индексацияләячәк.

         Арттыру механизмының үзенчәлеге шунда ки, индексацияне түләнә торган пенсиягә түгел, ә  хезмәт эшчәнлеге чорлары өчен барлык индексацияләрне исәпкә алып билгеләнгән күләменә карата кулланалар. Мондый вариант пенсионерлар индексация нәтиҗәсендә сизелерлек өстәмә ала алсын өчен каралган.

        Индексация дәрәҗәсе эшләүче пенсионер хәзер ала торган суммадан түгел, ә эшләмәүче пенсионер булган очракта ала алган суммадан саналачак. Мәсәлән, пенсионерның шәхси счётында  чагылыш тапкан барлык индексацияләрне исәпкә алып, аның пенсия күләме 25 мең сум тәшкил итә. Ләкин, пенсия билгеләгәннән соң ул берничә ел эшләвен дәвам иткәнгә күрә, аңа түләү,  индексацияләрне исәпкә алмыйча,  17 мең сум күләмендә башкарыла. Индексация  25 мең сумнан чыгып, ягъни барлык индексацияләрне исәпкә алып ясала. Шул рәвешле, эшләүче пенсионерның пенсиясе аена 1 825 сумга артачак (25 мең сумнан 7,3 %). Пенсионер кулына 18 825 сум (17 000 +1 825 сум) алачак.

       Пенсионер эштән туктагач, 2025 елда ясалган индексациягә өстәп, аның  пенсиясен барлык индесацияләрне дә исәпкә алып исәпләячәкләр. Шуңа күрә гыйнвар аенда  моңа кадәр эштән туктаган пенсионерларның пенсияләрен максималь арттыру көтелә. Башка сүзләр белән әйткәндә, түләүләрне арттыру барлык пенсионерлар өчен  гарантияләнгән, ләкин хезмәт эшчәнлеген туктатучылар  хезмәт эшчәнлеген туктату белән бәйле өстәмә дә алачак.

 

 

 

 

 

       Яңа елдан индексация 7,3% дәрәҗәсендә планлаштырыла. Әмма Хөкүмәт ел нәтиҗәләре буенча бәяләр үсеше күрсәтелгән коэффициенттан югарырак булган очракта, өстәмә рәвештә пенсия арттыру хокукын саклап калды.

       Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эшләүче пенсионерлар өчен индексацияне кабат кайтару иминият пенсиясенә һәм аның барлык төрләренә, шул исәптән инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләргә дә кагыла. Эшләүче пенсионерларга башка пенсия түләүләре һәм социаль пособиеләр киләсе елда элеккеге кебек үк индексацияләнүен дәвам итәчәк. Бу дәүләт һәм социаль пенсияләргә һәм пенсионерлар өчен иң киң таралган социаль ташламаларның берсе булган айлык акчалата түләү кебек төрләргә кагыла. Барлык санап үтелгән түләүләр эшләүче пенсионерлар өчен алдагы елларда да индексацияләнеп килде.

      Моннан тыш, эшләүче пенсионерлар пенсиясен индексацияләүгә өстәмә рәвештә август түләүләре кушылачак. Аның Татарстан Социаль  фонды бүлеге ел саен эш бирүче пенсионерларның  пенсияләрен формалаштыруга яңа иминият кертемнәре кертүе нәтиҗәсендә үткәрә.

       Әгәр сорауларыгыз булса, сез һәрвакыт Татарстан Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1 (дүш.-пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 15.45 сәгатьләрдә).

      Актуаль яңалыклар белән сез шулай ук  ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә - да таныша аласыз.аласыз.


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында ремонтланган юлны тикшерү нәтиҗәләре буенча, закон таләпләрен бозып, тигез булмаган юллар киселешендә «юл бирегез» юл билгеләре юклыгы, шулай ук әлеге участок транспорт чаралары хәрәкәте барышында сул якка куркыныч борылыш белән күрсәтелгәнлеге, әмма «борылыш юнәлеше» билгесе юклыгы ачыкланган.   

 Ачыкланган хокук бозулар буенча Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан «Главтатдортранс» ДКИ директоры адресына федераль закон бозуларны бетерү һәм киләчәктә мондыйларны булдырмау турында күрсәтмә кертелгән, ул каралган, канәгатьләндерелгән, хокук бозулар бетерелгән.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (административ җәзага тартылган зат тарафыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү). Судта 2024 елның 9 октябрендә ир – ат, исерек хәлдә, транспорт чарасы белән идарә итү хокукына ия булмаган хәлдә, үзенә караган механик транспорт чарасы-мопед белән идарә иткән хәлдә, Дәүләт теркәү билгесеннән башка Кайбыч районы торак пункты буйлап хәрәкәт иткәнлеге ачыкланган. Элегрәк бу ир-ат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Ир-ат үз гаебен таныган. Суд ир-атны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танырга һәм аңа транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, мопедны дәүләт кеременә конфискацияләп, 200 (ике йөз) сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләргә карар чыгарды.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Район прокуратурасы судта районда яшәүче 40 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды (суд карарын бозып, ата-ананың балигъ булмаган балаларны карау өчен акчаны җитди сәбәпләрсез түләмәве, әгәр бу гамәл берничә тапкыр кылынган булса).

Суд утырышында билгеләнгәнчә, хатын-кыз суд карары нигезендә балаларга алимент түләргә тиеш. Элегрәк җәмәгать судьясы карары белән алиментны нигезле сәбәпләрсез түләмәгән өчен ул РФ КоАП 5.35.1 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган иде, әмма үзе өчен тиешле нәтиҗәләр ясамады, алимент буенча түләмәде, бурычны түләү өчен бернинди чаралар да күрмәде, нигезле сәбәпләрсез.

Суд, дәүләт гаепләүчесе позициясен исәпкә алып, хатын-кызга дүрт айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде, хезмәт хакының 10% дәүләт кеременә тотып калды.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.

Суд аны Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (урлау, ягъни чит кешенең мөлкәтен яшерен урлау). Судта ачыкланганча, 2024 елның 16 октябрендә, исерек хәлдә булган ир-ат,юри, табыш алу ниятеннән, чит кешенең мөлкәтен урлау максаты белән, иҗтимагый куркынычны һәм үз гамәлләренең хокуксызлыгын аңлап, мөлкәти зыян китерү рәвешендә иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләр булачагын алдан күреп һәм шуны теләп, йорт хуҗабикәсе улын мәктәпкә озатырга урамга чыкканнан соң, шкаф киштәләрен яшертен генә аның ирләр өчен 3000 сумлык яңа бәдрәф суын урлаган һәм аны үз теләге белән кулланган.

Ир-ат үз гаебен таныган. Суд РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип танырга һәм аңа 100 (йөз) сәгатькә мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләргә карар чыгарды.

Хөкем карары законлы көченә кермәде.


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләре банк счетларына керә торган татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак.

     28 декабрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге түбәндәге төр түләүләрне күчерә:

  • 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
  • эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналарга 1 яшь ярым тулмаган бала карау буенча пособие;
  •  беренче балага 3 яшькә кадәр түләү;
  • чакырылыш буенча һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособие;
  • ана капиталыннан айлык түләү.

 

       Пособиене почта аша алучы Татарстанлыларга пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк.

       Декабрь өчен вакытыннан алда түләү алган ата-аналарга гыйнвар ае өчен пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә киләчәк.

       Сорауларыгыз булган очракта сез ,  8-800-1-00000-1 телефоны буенча  Социаль фондның  Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып,  консультация ала аласыз (дүш.-пәнҗ.  08.00-17.00, җомга конне  08.00 - 15.45 сәгатьләрдә).

      Актуаль яңалыклар белән сез  безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрдә дә таныша аласыз.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International