Ульянково авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Узган шимбәдә башкарма комитет һәм мәдәният хезмәткәрләре Ульянково авылындагы буа территориясен рөхсәтсез чүплекләрдән чистарттылар.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонды бүлеге тарафыннан бүгенгә реабилитацияләүнең техник чараларына (ТСР) гомуми суммасы 30 млн. сумнан артык тәшкил иткән 1 500 электрон сертификат рәсмиләштерелгән.
Фондның электрон каталогында 740 җитештерүче һәм тәэмин итүчедән 6,9 меңнән артык тернәкләндерү эшләнмәсе күрсәтелгән. Анда техник чараларның бәяләрен, шулай ук түләү өчен электрон сертификатларны кабул итүче кибетләрнең адресларын табарга мөмкин. Исемлек һәрвакыт киңәя.
Сертификатта аның ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган эшләнмәнең төре турында мәгълүмат бар. Бу ишетү аппараты, кресло-коляска, култык таягы, таяк – гомумән, закон кысаларында каралган теләсә кайсы эшләнмә булырга мөмкин. Сертификатта шулай ук аның гамәлдә булу вакыты турында да мәгълүмат язылган: хәзер ул 12 ай тәшкил итә, әмма бу вакыт инвалидлыгы булган кешене индивидуаль реабилитация программасы нигезендә реабилитацияләү өчен күрсәтелгән сроктан артык була алмый.
Сертификатта шулай ук аның ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган тернәкләндерү эшләнмәләренең саны һәм өстәмә акча кулланмыйча гына сертификат белән түләргә мөмкин булган техник реабилитацияләү чарасының максималь бәясе язылган.
Электрон сертификат гадәти банк картасы кебек үк эшли: сайлап алынган товар өчен шунда ук сертификаттан файдаланып түләргә мөмкин. Сертификаттан эквайрингка тоташкан яки маркетплейсларда урнаштырылган офлайн-кибетләрдә яки сәүдә-сервис предприятиеләрендә дә файдаланырга була.
Социаль фондның шәхси кабинетында яки Дәүләт хезмәтләре порталында сертификатны рәсмиләштерергә, аны алырга һәм кирәкле тернәкләндерү чарасына заказ бирергә мөмкин.
Электрон сертификат тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин итүнең гамәлдәге ысулларын тулыландыра гына, димәк, моңа кадәр гамәлдә булган чаралар барысы да үз көчендә кала.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегендә Россия Социаль фонды идарәсе рәисе Сергей Чирков җитәкчелегендә фондның территориаль органнары эшен камилләштерү Советының беренче утырышы узды. Чарада Социаль фонд идарәсе рәисе урынбасарлары һәм Совет әгъзалары - фондның 22 төбәк бүлеге идарәчеләре катнашты. Утырышта территориаль органнар арасында төбәкара дәрәҗәдә һәм регионнар эчендә үзара хезмәттәшлек итү ; фонд хезмәтләре күрсәтүнең уңай тәҗрибәсен гомумиләштерү, Социаль фонд органнары эшенең сыйфатын күтәрү һәм социаль хезмәтләр күрсәтү процессларына мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү буенча тәкъдимнәр каралды.
«Төрле төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребезне кабул итү, безнең эшләнмәләрнең нәтиҗәләре белән уртаклашу, аларга безнең проектларны, эш формаларын һәм ысулларын тәкъдир итү, Социаль Фонд үсешенең мөһим мәсьәләләрен бергә хәл итү - безнең өчен зур җаваплылык булды», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.Ул яңа төзелгән Совет составына кертелде.
Сергей Чирковның эш сәфәре программасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу да каралган иде. Очрашу барышында экспертлар фонд һәм хакимият органнарының социаль өлкәдә хезмәттәшлеге һәм гражданнарга күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сергей Чирков һәм Рөстәм Миңнеханов Татарстан Социаль фонды бүлегенең балалы гаиләләргә һәм гражданнарның башка категорияләренә социаль ярдәм чараларын күрсәтү эшенә югары бәя бирделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Пенсия һәм Социаль иминиятләштерү фондының территориаль органнары эшен камилләштерү Советы 2023 елның 23 мартында Фонд хезмәтләренең сыйфатын күтәрү буенча фондның барлык бүлекчәләренең оештыру структурасын һәм функциональ эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәрне карау һәм әзерләү максатыннан оештырылды.
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Контакт –
үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
www.ok.ru/group/sfrtatarstan
Татарстанда 4,5 мең гаилә 3 яшькә кадәрге балага ана капиталыннан айлык түләү ала. Ярдәм чаралары ата-аналарның мәшгульлегенә яисә мөлкәтенә карата өстәмә таләпләр куелмаган шартларда ике яшәү минимумыннан кимрәк керемле гаиләләр өчен каралган.
Быелдан башлап айлык түләү берничә үзгәрешне исәпкә алып башкарыла. Иң мөһиме шунда , хәзер акча 3 яше тулмаган һәр балага, шул исәптән беренче балага да бирелә. Элек әти-әниләр икенче балага гына акча ала алалар иде. Тагын бер үзгәреш акчаларны күчерү датасына кагыла. Июнь аеннан башлап, барлык гаиләләргә пособие бер көндә - һәр айның 5 нче числосында күчереләчәк. Бу көнне ата-аналар алдагы ай өчен акча алачак. Яңа дата беренче тапкыр май ае пособиесе өчен кулланылачак- акча гаиләләргә 5 июньдә күчәчәк.
Исегезгә төшерәбез, түләүне рәсмиләштерү өчен гаиләләргә социаль фондка гариза бирергә кирәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, Социаль фонд сайтында, шулай ук социаль фондның клиент хезмәтенә килеп яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп тапшырырга мөмкин. Айлык акча күләме регионда балалар өчен кабул ителгән яшәү минимумына тигез. Ана капиталыннан түләүләр гаиләгә бер елга билгеләнә, бу вакыт үтү белән сертификат хуҗасына түләүне озайту өчен социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ярдәм чарасын бердәм пособиегә өстәмә итеп тә алырга мөмкин.
Кайбыч районы прокуроры «Кайбыч урманчылыгы»дәүләт казна учреждениесенең урман мастерына карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.
Әлеге вазифаи зат РФ ҖК 260 маддәсенең 2 өлеше В һәм Г пунктларында каралган җинаять кылуда гаепләнә (үз хезмәт урыныннан файдаланып, зур күләмдә урман утыртуларны законсыз кисү).
Тикшерү версиясе буенча, 2022 елның декабрендә гаепләнүче, «Кайбыч урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Берлибаш участок урманчылыгының урман массивында, вазифаи затның җинаятьчел гамәлләре турында хәбәрдар булмаган башка кеше белән берлектә, 12 яфрак токымлы агач кисеп алган.
Законга каршы гамәлләр белән дәүләткә 126178 сумлык зыян китерелгән.
Җинаять эше Кайбыч район судына карау өчен җибәрелгән.
Кайбыч районы прокуратурасы.
Татарстанның Кайбыч районында СФР клиентлар хезмәте хәбәр итә:
Татарстанның 50 мең пенсионеры «авыл " стажы өчен пенсиягә өстәмә ала
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 50 меңгә якын эшләми торган авыл халкы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган эш стажы булырга һәм эшләмәскә кирәк.
Картлык буенча иминият пенсиясенә» авыл " өстәмәсе 1891,83 сум тәшкил итә, ягъни быел 7567,33 сумга җиткән фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты, ә III төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә 945,92 сум күләмендә билгеләнә.
Әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки I төркем инвалид булса, фиксацияләнгән түләү күләме икеләтә арта һәм 15134,66 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә закон белән билгеләнгән фиксированный түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 1891,83 сум тәшкил итә.
Өстәвенә, шәһәрдә хезмәт стажын эшләп тапкан, ә аннары авылга күченгән кешеләргә өстәмә бирелми. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән булса, ә соңыннан гына шәһәргә күченгән булса, авыл җирлегенә кире күченгәндә аның өчен ташлама хокукы саклана.
» Өстәмә тиешле вазыйфаларда кирәкле стаж эшләгән эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясен билгеләгәндә үк билгеләнә, эшен дәвам итүче авыл пенсионерларының игътибарын җәлеп итәбез, эштән азат ителгәннән соң өстәмә гариза бирү тәртибендә генә билгеләнә ала", —дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча ОСФР идарәчесе Эдуард Вафин.
"Авыл" стажына Россия территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында (1992 елның 1 гыйнварына кадәр – элеккеге СССРның союз республикалары территориясендә) РФ Хөкүмәтенең 29.11.2018 no 1440 карары белән расланган исемлектә каралган һөнәрләр һәм вазифалар, үсемлекчелек, терлекчелек яки балыкчылыкта мәшгульлек шартларында эш кертелә. Бу исемлеккә 500дән артык һөнәр керә: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлеккә җитәкчеләр: совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр, мастерлар кертелгән.
Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы буенча фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00 - 20.00 сәгатьләрдә кабул итә башлады.
Кабул итүнең яңа графигы пилот проекты кысаларында сынау уза, анда Татарстан Республикасы буенча социаль фонд та катнаша. Гражданнар ягыннан ихтыяҗ булган очракта, ул Социаль фондның барлык клиент хезмәтләрендә дә кертеләчәк.
"Социаль фондның клиент офисына килеп мөрәҗәгать итәр алдыннан 8-800-1-0000-1 номеры буенча Социаль фонд бүлегенең Контакт-үзәгенә шалтыратып белешергә кирәк, соравыгыз үзәкнең белгеч-операторы белән консультация барышында да хәл ителергә мөмкин. Ә инде клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итергә кирәк булган очракта ,социаль фонд сайтындагы алдан язылу сервисыннан файдаланып, кабул итүгә язылырга мөмкин ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарның www.sfr.gov.ru сайтында яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында урнаштырылган сервислар ярдәмендә Социаль фондның күпчелек хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин.
2023 елның 22 апреле Бөтенроссия өмәсе көне дип игълан ителде, өмәләрдә катнашу — әйләнә-тирә киңлек турында кайгыртуны якынайта һәм җәлеп итә торган яхшы традиция. Шимбә безнең өчен авыл тормышының аерылгысыз өлеше. Өмәгә бюджет хезмәткәрләре чыкты, халык та әлеге чарада катнашты. Барысы бергә тәртип урнаштыралар: чүп-чар, агачларның Иске ботакларын җыялар, узган елгы яфракларны, үләнне җыялар. Эш нәтиҗәләрен күрү бик күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, чиста, тәртипле территория тирә-юньдәгеләрнең күзләрен шатландыра. Шимбә көнне катнашучыларның барысына да рәхмәт!
Кайбыч районы прокуратурасы Олы Подберезье авылында яшәүче 44 яшьлек хатын - кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд хатын-кызны РФ ҖК 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (балаларны тоту өчен акча түләмәү).
2019 елның маеннан суд карары буенча ул балигъ булмаган улын тоту өчен хезмәт хакының 1/4 өлеше һәм башка керем күләмендә акча түләргә тиеш булган.
Әмма гаепләнүче җитди сәбәпләрсез алимент түләүдән кача һәм улына матди ярдәм күрсәтми.
Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм 60 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәзага тартылган.
Алиментлар буенча бурыч 625 мең сумнан артык тәшкил итте.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды.
Суд хатын-кызны сигез айга төзәтү эшләренә хөкем итә, дәүләт кеременең 10% уд тота.
Кайбыч районы прокуратурасы
Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган әниләр пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.
Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен түбәндәге таләпләр үтәлүе шарт :әлеге категориягә караган хатын-кызның 15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны 8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү яисә уллыкка алуны юкка чыгару кебек тискәре күренешләр булмау факты расланырга тиеш.
Татарстанлылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.