Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ульянково авыл җирлеге
рус
тат
Сорау бирү
Авыл җирлеге турында
История сельского поселения
Идарә итү органнары
Авыл җирлегенең генераль планы
Район тормышы
Яңалыклар
Документлар
Ульянково авыл җирлеге башлыгы карарлары
Постановления
Карарлар
Карарлар 2012
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Авыл җирлегенең эше турында материаллары
Авыл җирлекләре
Ульянково авыл җирлеге
Юл буенда һәм торак пункт урамнарында чүп-чар җыю.
2025 елның 29 марты, шимбә
Бюджет
хезмәткәрләре
юл
буенда
һәм
авыл урамнарында
чүп-чар җыюга
чыктылар
.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
сентябрь, 2025 ел
1 сентябрьдән студентлар өчен йөклелек буенча пособие күләме үзгәрәчәк
2025 елның 1 сентябреннән көндезге уку формасында укучы студент кызлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие исәпләү тәртибе үзгәрәчәк, хәзер аны Россия Социаль фонды билгеләячәк. Моңа кадәр пособие күләме стипендиягә бәйле иде, хәзер ул хезмәткә сәләтле халыкның региональ яшәү минимумының 100 процентын тәшкил итәчәк. Пособие йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен чорында түләнәчәк, кагыйдә буларак, ул 140 көн дәвам итә. Шулай итеп, Татарстан Республикасында аның күләме 76 673 сум тәшкил итәчәк. "Йөклелек - һәр хатын-кыз иртәгәге көнгә ышаныч тоярга тиеш чор ул. Тотрыклы ярдәм бала көткән студентларга аеруча мөһим икәнен аңлыйбыз. Кануннардагы үзгәрешләр пособиене гаделрәк һәм сизелерлек итте. Хәзер студентлар төбәктәге тормыш бәясен реаль чагылдыра торган түләү алачак,” - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Йөклелек һәм бала табу буенча пособие хатын-кызларның башка категорияләренә дә билгеләнә: рәсми рәвештә эшкә урнашканнарга; предприятиеләрне бетерү аркасында эшсез калган йөкле яки бала тапкан эшләмәүче хатын-кызларга; ябылган компанияләрдән эштән киткән яки үз коммерция эшчәнлеген тәмамлаган хатын-кызларга; өч ай тулмаган баланы уллыкка алган хатын-кызларга. Пособие билгеләү өчен гариза йөклелек һәм бала табу буенча ял тәмамланганнан соң ярты ел дәвамында рәсмиләштерелә. 1 сентябрьдән аны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең клиент хезмәтендә, дәүләт хезмәтләре аша яисә күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин. Гариза биргәннән соң, 10 эш көне эчендә көндезге бүлектә укуны раслаучы документларны, шулай ук хезмәткә яраксызлык чорының дәвамлылыгы турында белешмәне шәхсән тапшырырга кирәк. Түләү йөклелек һәм бала табу буенча ялның бөтен срогы өчен күчерелә. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге күрсәтә торган социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәтләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай).
18
август, 2025 ел
Татарстан Социаль фонды бүлеге балалары булган 106 меңгә якын гаиләгә бердәм пособие билгеләде.
2025нче елда төбәктә балалары булган 160 000 гаилә бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле түләнә торган бердәм пособие алган. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге бу максатларга якынча 15 млрд сум акча күчергән. Татарстанда балалы гаиләләр өчен бердәм пособие ата-аналарның (опекага алучыларның/ попечительләрнең) берсенә бирелә һәм аерым шартларны исәпкә алып билгеләнә. Гаиләдә бер кешегә айлык керем регионда җан башына яшәү минимумыннан артмаган, шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хезмәткә түләүнең 4 минималь размерыннан ким булмаган гаиләләр түләү алу хокукына ия. Шул ук вакытта гаилә милке билгеләнгән критерийларга туры килергә, мөрәҗәгать итүче һәм пособие билгеләнә торган балалар Россия Федерациясендә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш. Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм Татарстанда балага билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% тәшкил итә ала. 2025нче елда ул 14 621 сумга тигез. Шул рәвешле, түләү суммасы аена 7 310,5 сумнан 14 621 сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бердәм пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла. "Социаль фонд пособиеләр билгеләү турындагы гаризаларны максималь оператив карауга омтыла. Карар барлык кирәкле мәгълүматлар һәм документлар кергән вакыттан алып 10 эш көне эчендә кабул ителә ", - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Әгәр сездә әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар калса, сез һәрвакыт - 8 800 100 0001 телефон номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай). Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны СФР сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин
Ата-аналарга яңа туган сабыйга СНИЛС алу өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – фондның Татарстан бүлеге аны автомат рәвештә билгели
2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата. Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда рәсмиләштерү системасы эшли. Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң, СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә. “Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрдән файдалану өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми, электрон хәбәрнамә яки аның бастырып алыган күчермәсе дә җитә. Татарстан Республикасында яшәүчеләр, 8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай), СНИЛСны рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле сораулар буенча консультация ала алалар . Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге күрсәтә торган хезмәтләр турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була:
14
август, 2025 ел
Халык белән очрашу
Авыл җирлегендә мәгълүмат көннәре кысаларында халык белән очрашу булды. Мондый очрашулар авыл халкының проблемаларын хәл итәргә һәм киләчәккә планнар корырга ярдәм итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз