Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге кисәтә: алдакчылардан сакланыгыз!

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш керә: алар  кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып,   "яңа кагыйдәләр" буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итәләр, ә аннары язманы СМС коды буенча раслауны сорыйлар.

Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге шалтырату була икән, белеп торыгыз - сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге мондый очракларда аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларыгызны, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез. Бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызның һәм танышларыгызның исләренә төшереп торыгыз!

"Безнең бүлек хезмәткәрләре үз хезмәтләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләр дә фонд бүлекләренең клиентлар хезмәтендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтелә», - дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә   таныша аласыз. Сорауларыгыз булса,  дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып,  Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International