Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова, Мәлки авыл җирлеге рәисе Салават Халиков озатуында, Ульянково авылында блок-модуль кибетен төзү барышы белән танышты.
Кибетне ачу агымдагы ел ахырына кадәр планлаштырылган.