Бөек Җиңү көне белән авыл җирлеге территориясендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен, толларны котладылар.
Ветераннарны өйләренә барып котлау матур традициягә әверелде. Алар елдан-ел кими бара, җиңүчеләр буыны бездән читкә китә.
Хәзерге вакытта авыл җирлеге территориясендә 3 тол (аларның 2се-тыл хезмәтчәннәре) һәм 8 тыл хезмәтчәне яши. Җиңү көнендә аларның һәркайсын да игътибарсыз калдырмадылар. Барысын да бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, район башлыгы А.и.Рәхмәтуллин исеменнән котлау открыткалары, ветераннар советыннан (рәисе Н. А. Стерякова) дәвалау мендәрләре, шулай ук җирле эшмәкәрләрдән бүләк азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.
Ветераннар кунакларны җылы каршы алдылар, рәхәтләнеп аралаштылар, җылы котлаулар һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйттеләр.