24 апрель көнне мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге хакимияте хезмәткәрләре, шулай ук мәктәпнең техник хезмәткәрләре Ульяновкада 90нан артык чыршы һәм Пихта, 11 имән үсентесе утырттылар.
Эшне үз-үзеңне изоляцияләү режимы таләпләренә туры китереп башкарганнар.
Мәктәп урамы, балалар мәйданчыгы янында, мәктәп артында үсентеләр утырттылар, Хәтер аллеясын тулыландырдылар. 25 апрель көнне Корноуховода бюджет өлкәсе хезмәткәрләре клуб территориясендә һәм сугышта катнашкан якташларга куелган һәйкәл янында 20дән артык чыршы утырттылар.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе республика урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән уза, шуңа күрә Русак урманчылыгы коллективы үсентеләр белән бушлай тәэмин итте.