Авыл җирлеге территориясен төзекләндерү дәвам итә. 6 май көнне бюджет хезмәткәрләре клуб бинасы каршында һәм һәйкәл территориясендә клумбаларны тәртипкә китерделәр, алар чәчәк үсентеләре утырттылар. Клуб территориясе янында чәчәкләр күп, Яшел куак чәчәк атсын, үз кулларың белән ясалган матурлык күзләрне шатландырсын иде. Якын арада клумбалар ак, сары, кызыл чәчәкләр белән чәчәк атачак һәм авыл халкын сөендерәчәк.