Ульянково авыл җирлегендә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел»юбилей медальләрен тапшыру тантанасы узды.
Кайбыч районы Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова, ветераннар советы рәисе Нина Стерякова тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел»юбилей медальләрен тапшырдылар. Медальләр тапшыру өйдә җылы гаилә шартларында узды.