Кайбыч районында яшәүчеләрне Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегеннән, төрле министрлыклардан, ведомстволардан мәгълүмат-консультация төркеме белгечләре, шулай ук юристлар, адвокатлар, нотариуслар, Пенсия фонды, Росреестр, Салым хезмәте, социаль яклау, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре кабул итәчәк. Кабул итү район Советының актлар залында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр узачак.