21 февраль көнне Корноухово авылында яшәүче Кармаенков Николай Никонорович үзенең юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Николай Никонорович! 85 яшьлек юбилеегыз уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!
Сез күп еллар колхозда механизатор булып эшләп, данлы, ихтирамга лаек тормыш юлын үттегез.
Сезгә нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер, иминлек, тынычлык, игелек, күңел көрлеге, бетмәс-төкәнмәс энергия, мәхәббәт һәм якыннарыгызның ярдәме телибез! Йортыгызда һәрвакыт җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрсен!