Корноухово авылы китапханәчесе Татьяна Әхмәдуллина "Планетаңны җылы исеме белән сакла" дигән викторина үткәрде. Чара берничә этапка бүленде: "Үз уеным", "табышмаклар", "табигатьне саклый беләсеңме?», балалар үз планеталары турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Кешеләрнең экологик мохиткә битараф карашлары балаларны битараф калдырмады.