Отчет җыелышы

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

2020 елның 30 гыйнварында Ульянково авыл җирлегендә 2019 ел өчен хисап җыелышы булды.   Отчет җыелышы эшендә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов, "Алтын Нива "агрофирмасы" ҖЧҖ директоры Ренат Мотыйгуллин, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова узган 5 елдагы эш нәтиҗәләре турында кыскача гына хисап тотты, 2019 ел бюджеты үтәлешенә тукталды, катнашучыларны авыл җирлегендәге демографик вәзгыять белән таныштырды. 2019 елда үзара салым акчасына башкарылган эшләр, җирлектәге казанышлар турында җентекләп сөйләде. Авыл тормышында актив катнашкан кешеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук администрацияләргә ярдәм итүләре өчен депутатларга рәхмәт белдерде һәм администрациянең авылдашлары һәм депутатлар белән алга таба хезмәттәшлегенә өмет белдерде.

Өстәмә докладчылар: мәктәп директоры Наталия Челнокова, ФАП фельдшеры Игорь Кузнецов, ветераннар советы рәисе Нина Стерякова, участок уполномоченные Александр Куликов, Ульянково авыл мәдәният йорты методисты Надежда Пулялина, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рушания Лотфуллина.  Халык алдында тарих укытучысы Татьяна Пантелеева чыгыш ясады. Ул кыскача авыл тарихы турында сөйләде.  Шулай ук район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов һәм Бәрлебаш урманчылыгы урманчысы Валерий Аввакумов чыгыш ясадылар.

     Йомгаклау сүзе белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул авыл халкын борчыган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International