9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2007 елда, РФ Президенты Владимир Путин 2007 елның 24 декабрендә "Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында"гы Федераль законга үзгәрешләр керткәннән соң, билгеләнгән иде.
Шул уңайдан Ульянково авылында Ватан Геройлары көненә багышланган митинг узды. Чарада «Бөркет» Яшь Армия отряды, мәктәп укучылары, педагоглар, җирлек вәкилләре актив катнашты. Митингта билгеләп үтелгәнчә, укучылар арасында Дан орденының тулы кавалеры В.Р. Платоновның оныкчыгы бар. Митингтан соң һәйкәл янында венок куйдылар.