Инвалидлар декадасы кысаларында Корноухово авылында фельдшер Рүзәлит Фәизов һәм мәдәният хезмәткәрләре Ольга Филянина, Татьяна Әхмәдуллина «Кешеләргә шатлык китерәбез»дигән акция үткәрделәр. Акция барышында алар мөмкинлекләре чикләнгән авылда яшәүчеләр белән очраштылар. Фельдшер «Салкын тию авыруларын профилактикалау һәм дәвалау» һәм «Актив озын гомерлелек – файдалы киңәшләр»темасына әңгәмә үткәрде. Мәдәният методистлары инвалидларның проблемалары белән таныштылар һәм чәйгә татлы ризыклар бүләк иттеләр.