Халык бердәмлеге, милли татулык, җәмгыятьне берләштерү, Россия дәүләтчелеген ныгыту идеяләренә үтеп кергән көн үзара аңлашу, мәрхәмәтлек, кешеләр турында кайгыртучанлык бәйрәменә әверелде. Халык бердәмлеге көне кешеләрнең җәмгыятькә хезмәт итүдә берләшүенә дәлил булып тора. Безнең мәктәптә бу вакыйгага багышланган чара узды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы И.Р. Насретдинов бәйрәм тарихы, Россия Дәүләтенең символикасы турында сөйләде. Бу чарада Ульянково авыл җирлеге китапханәчесе Е. О. катнашты. Халык ополчениесе геройлары Минина һәм Пожарский турында сөйләгән Стерякова тарихи әдәбият исемлеген укырга тәкъдим итте