Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта бу эшне тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә.
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.