21 нче октябрь көнне Кайбыч муниципаль районы ГТХМ хезмәткәрләре авыл җирлеге башкарма комитеты вәкиле белән берлектә мич ягып җылытыла торган йортларга килеп киттеләр һәм балалы гаиләләрнең яшәүләренә аерым игътибар бирделәр. Биредә яшәүчеләр белән әңгәмә барышында инспекторлар җылылык мичләрен эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җентекләп аңлаттылар, шулай ук тиешле белешмәлекләр тапшырдылар.
Рейд барышында күп балалы Забалуевлар гаиләсендә автоном төтен сигнализаторы урнаштырылган.
Шулай ук Кайбыч муниципаль районы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Ульянково авылында янгын гидрантларының төзеклеген тикшерделәр.