7 октябрь көнне Кайбыч муниципаль районының «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр Декадасына багышланган пенсионерлар Спартакиадасы узды.
Программада өстәл теннисы, дартс, шахмат, шашка һәм йөзү буенча ярышлар каралган иде. Спартакиадада Кайбыч районы авыл җирлекләре пенсионерлары катнашты. Безнең авыл җирлегеннән 4 кешедән торган команда катнашты: Букарова Мария Ивановна, Корсаков Николай Максимович, Стерякова Евгения Олеговна һәм Стерякова Нина Александровна.
Призлы урыннарны алган катнашучылар грамоталар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр - Корсаков Н.М. һәм Стерякова Н.А. Молодцы!