Хөрмәтле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Һәрберебезнең тормышында үз Укытучысы бар – зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньяыбызны танып белергә, баерак итеп, киләчәкне төзергә өйрәтүче кеше. Укучылар язмышы, илнең иртәгесе көне нәкъ менә Укытучыдан, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларыннан тора.
Сезнең һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, үз эшегезне яратуыгыз нәтиҗәсендә укучыларның сәләтләре ачыла һәм тормышка ашырыла. Сез малайларга һәм кызларга үзләренең киләчәкләрен билгеләргә, тормыш юлын сайларга ярдәм итәсез.
Бу якты һәм шатлыклы көндә сезгә сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, эчкерсез һәм игелекле укучылар, гаилә иминлеге, бәхет телибез! Һәр яңа көн сезгә бары тик уңай хис-тойгылар һәм игелекле хезмәтегез белән канәгатьләнү генә китерсен!