Өлкән буын хөрмәте көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде, чөнки зирәк һәм «бик өлкән» кешеләр өчен бу бәйрәм генә түгел, ә бер-беребез белән ял итү һәм аралашу өчен тагын бер мөмкинлек.
2 октябрь көнне Ульянково урта мәктәбе бинасында бәйрәм табыны артында очрашу узды. Залны тутырып, алар бер-берсенә елмаюлар бүләк иттеләр, сәламәтлек турында сорадылар, әмма бу көнне беркем дә зарланмады, барысы да үзләрен яхшы хис иттеләр һәм очрашуга шат булдылар. "Рябинушка" ансамбле, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр музыкаль бүләкләр әзерләделәр.
Район башлыгы исеменнән район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Шулай ук җирлек башлыгы Фәридә Сундурова, ветераннар советы рәисе Нина Стерякова һәм мәктәп директоры Наталия Челнокова да котладылар.
Бу бәйрәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәсе, игелекләре, зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек бирде. Бәйрәм бик җылы, күңелле һәм дустанә атмосферада үтте.