29 сентябрь көнне Олы Кайбычта Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Сәүдә ике мәйданчыкта үтте: район почта элемтәсе үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбе каршында. Район авыл җирлекләре, агрофирмалар, икмәк комбинаты, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, кулланучылар җәмгыяте үз продукцияләрен беренче булып сатсалар, икенче мәктәпкә үзләренең мәктәп яны участокларында үстерелгән тауарларын тәкъдим иттеләр. Хуҗалыклар алып килгән ашлык, салам, печән, иткә сорау зур иде.
Сәүдә рәтләрен карап, район башлыгы авыл җирлекләре, мәктәпләр һәм башка товар җитештерүчеләрнең ярминкәгә яхшы әзерләнүләрен билгеләп үтте, аларга югары бәя бирде.