Ульянково авыл китапханәсе методисты грант отты

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Ульянково авыл китапханәсе – Кайбыч үзәк китапханәсе филиалы методисты Евгения Стерякова, иң яхшы авыл китапханәсенә республика конкурсында катнашып, 100 мең сумлык грант отты.

Ульянково авылы китапханәсе, мәгърифәтчелек миссиясен үтәп, һәрвакыт авылның иҗтимагый тормышы үзәгендә, төрле яшьтәге халыкның мәдәни ялын оештыра. Биредә һәркем өчен кызыксыну дәресе урнашкан. Китап сөючеләр саны елдан-ел арта бара.

Евгения Олеговнаны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар, яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International