Бүген, 2 сентябрь көнне, Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Исәнме, яңа уку елы» дигән бәйрәм линейкасы узды. Быел мәктәп 6 Беренче сыйныф укучысын кабул итте - алар өчен бу үзенчәлекле көн. Бәйрәмне традиция буенча мәктәп директоры Наталия Алексеевна Челнокова ачты. Ул укучыларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм сүзе белән сәламләде һәм киләсе уку елында уңышлар теләде. Балаларны, укытучыларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Р. Хаялиев, мәгариф бүлеге методисты М. А. Мөхетдинова, «Золотая Нива «агрофирмасы директоры Р. Р. Мотыйгуллин, авыл җирлеге башлыгы Ф. А. Сундурова котладылар.