Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгереп кал

2019 елның 24 августы, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аны акчалата эквивалент алган федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки РПФ сайтындагы Шәхси кабинет аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.
Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә ала:
* рецептлар буенча Медицина куллану өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре • инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;
 төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар;
• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү.
"Социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затлар арасыннан аерым категория гражданнар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International