Россия флагы астында без тату яшибез

2019 елның 23 августы, җомга

22 августта мөһим һәм әһәмиятле бәйрәм — Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Бу көн милләтне берләштерә, халык рухын белдерә, аның данлы тарихын, бүгенгесен һәм киләчәген символлаштыра.
Россия Федерациясе флагы буыннарның күчүчәнлеген раслый, ватаныбыз территориясендә яшәүче төрле халыклар һәм милләт вәкилләрен Россияне бердәм, көчле дәүләт итәргә омтылуда берләштерә.
Дәүләт флагы безгә бергә безнең – күпмилләтле Россия халкы икәнебезне тоярга ярдәм итә.
Бу көнне мәдәният һәм мәктәп хезмәткәрләре түбәндәге чаралар оештырдылар: дәүләт символлары төшерелгән атрибутлар өләшү, Флэш-моб, балалар асфальтта рәсем ясау, «державный флагы горур чишә» һәм «Россия флагы астында Без тату яшибез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International