Кайбыч районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясенә йомгак ясадылар

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

21 августта "Кайбыч" ярыматлы шугалагында яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"хәйрия акциясенә йомгак ясалды. Быел беренче сыйныфка 121 укучы бара, алар тантаналы шартларда мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар алдылар, алар арасында Ульянково мәктәбенең 6 Беренче сыйныф укучысы да бар. Шулай ук аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтелде, алар спорт формасы, букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары алдылар.
          Хәйрия акциясендә ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, ТР «Наз» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинова, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның мәгариф бүлеге башлыгы Илмас Хәмидуллин, авыл җирлекләре башлыклары, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, ата-аналар һәм балалар катнашты.
         Сәламләү сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. "Кайбыч районы ел саен "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"акциясендә катнаша. Быел 121 укучы беренче сыйныфка укырга керә һәм бүген үзенең беренче портфелен алачак. Быел мәктәп бусагасын 2000нән артык бала атлап керәчәк. Барлык меценатларга, ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә", - диде Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International