2019 елның икенче августыннан дүртенче августына кадәр Алабугада XII Бөтенроссия Спас ярминкәсе узды. Өч көн дәвамында Алабуга халык һөнәрчеләрен җәлеп итү үзәгенә әверелде.
Безнең районнан ветераннар Советы Рәисе Лотфуллина Рушания Галимҗан кызы җитәкчелегендә үзләренең иҗади эшләре белән Бартязова Светлана Альберт кызы һәм Стерякова Евгения Олег кызы катнашты.
Чираттагы тапкыр чара үзенең массакүләм булуы, күргәзмә рәтләренең күп булуы һәм программага бай булуы белән таң калдырды. Анда Россия Федерациясенең 176 шәһәреннән һәм җирлегеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 860 оста катнашты. Ярминкәдә өч көн эчендә 200 меңнән артык кеше булды.
2019 елгы ярминкәнең визит карточкасы «Алабуга шәһәренең Мастер ишегалды»проекты булды. Аның кысаларында бөтен Россиядән декоратив-гамәли сәнгать, сәнгать һөнәрләре һәм халык һөнәрчелеге буенча әйдәп баручы 40 остадан мастер-класслар үткәрелде. Ярминкәнең һәр кунагына соклану, үз куллары белән төрле әйберләр ясау, шулай ук аларны сатып алу мөмкинлеге туды.
Өч көн дәвамында без төрле мәйданчыкларда: Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән халык коллективлары, музыкант-инструменталистлар, фольклор коллективлары һәм профессиональ артистлар катнашында нон – стоп концерт программасын күрә һәм ишетә алдык. Моннан тыш, без рәссам И.И. Шишкин, шагыйрә Марина Цветаева һәм кавалер-кыз Дурова музеенда булдык.
Ярминкә белән саубуллашкач, һәрберебез яңа иҗат идеяләре белән коралланды, иҗади планнарыбызны тормышка ашыру өчен ул җитәрлек позитив туплады!