18 июль көнне районда авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә рейд үткәрелде. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Багавеева, социаль яклау белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия вәкиле Алия Сафина, опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Зөлфия Гарәфетдинова, полициянең участок уполномоченныйлары, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Комиссия Олы Подберезье, Ульянково һәм Федоровка авыл җирлегендә яшәүче гаиләләрдә булды.
Район башлыгы гаиләләрнең, шулай ук аларда яшәүче балигъ булмаган балаларның тормыш рәвеше, тормыш-көнкүреше белән танышты, гаиләдәге проблемалар белән кызыксынды.
Ата-аналарга аларның үз балаларын тәрбияләү һәм үстерү өчен җаваплы булуларын искәрттеләр. Ата-аналар балаларының сәламәтлеге, физик, психик, рухи һәм әхлакый үсеше турында кайгыртырга тиеш.