25 май көнне Ульянково мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына котлау сүзләре белән мәктәп директоры Н.А.Челнокова, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф. Ш. Бикбова, мәгариф бүлеге методисты М. А. Мөхетдинова. җирлек башлыгы Ф. А. Сундурова, "Золотая Нива" агрофирмасы директоры Р. Р. Мотыйгуллин, беренче укытучылары, сыйныф җитәкчесе һәм ата-аналар мөрәҗәгать иттеләр.
Кадерле укучыларыбыз! Сезне төп мәктәпне тәмамлау бәйрәме — чыгарылыш бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә барлык башлангычларыгызда тигез юллар телибез. Тормышыгыз тулы игелеклелек булсын, йөрәгегездә һәрвакыт мәхәббәт яшәсен, ә янәшәдә һәрвакыт ярдәм итеп торучы һәм авыр минутта булышучы ышанычлы дуслар булсын! Уңышлар сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!