2 май көнне Ульянково авылында зират территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә булып узды. Өмәдә авылның битараф булмаган кешеләре, шулай ук бюджет хезмәткәрләре дә актив катнашты. Зират территориясендә тәртип урнаштырдылар, чүп-чар җыйдылар, кыргый үскән куаклар һәм агачлар кистеләр.
Ульянково авыл җирлеге башкарма комитеты бу изге эштә катнашкан барлык халыкка зур рәхмәт белдерә!