Кече елгаларның һәм сулыкларның ярларын чистарту буенча «Россия суы " бөтенроссия экологик акциясе»

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Кече елгаларның һәм сулыкларның ярларын чистарту буенча «Россия суы» бөтенроссия экологик акциясе Кайбыч районында яшәүчеләр арасында да зур популярлык казана.
Мәсәлән, «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында кече елгаларның һәм сулыкларның ярларын чистарту буенча, 2019 елның 15 маенда авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре, мәдәният һәм мәктәп хезмәткәрләре берлә елгасы ярларын чистарту буенча экологик өмәгә чыктылар. Елга ярлары һәм яр буе территорияләре пластик һәм пыяла шешәләрдән, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, полиэтилен пакетлардан чистартылды. Шуны да билгеләп үтәсе килә, мондый чараның максаты-туган як табигате өчен горурлык һәм җаваплылык хисе үстерү, шулай ук яшь буында әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү, туган табигатьнең уникаль почмакларына карата кызыксыну уяту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International