Безнең планнар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2019 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр авыл җирлеге территориясендә торак пункт территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Санитар чистарту һәм төзекләндерү эшләрен оештыру һәм башкару буенча комиссия әгъзалары тарафыннан санитар-экологик хәлне яхшыртуга, шул исәптән агачлар, куаклар утырту, зиратларны, балалар мәйданчыкларын, биналарның фасадларын, урам, чишмәләрнең һәм Бәрле елгасы ярларын төзекләндерүгә юнәлдерелгән чаралар планы расланды. План буенча авыл урамнарында, традицион өмә 2 май көнне үткәрергә булдык, май ахырында иң чиста урамны билгеләргә («безнең урамда яз» фотоконкурсы). 4 һәм 11 май көннәрендә авылларда зиратларны җыештыру буенча өмәләр үткәрергә булдык.
Моннан тыш, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы янә «ЭКОяз»республика конкурсы үткәрәчәк. Безнең районда 2019 елның 1 апреленнән 13 маена кадәр «иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «иң яхшы муниципаль берәмлек»номинацияләре буенча конкурсның район этабы үткәреләчәк. Конкурста Кайбыч районының экологик куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашучы предприятие, оешмалар, муниципаль берәмлекләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм теләге булган һәркем катнаша ала. Район этабында җиңүчеләр Казан шәһәренең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына конкурсның икенче этабында катнашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International