Җирлек территориясен чистарту буенча эш

2019 елның 13 апреле, шимбә

Бүген авыл җирлегендә территорияне санитар чистарттылар. Анда авыл җирлеге башкарма комитеты, ветераннар советы, авыл клублары һәм китапханә методистлары, мәктәп һәм балалар бакчасы вәкилләре катнашты. Экологик чарада катнашучылар Ульянково авыл җирлеге территориясендә уза торган юл буйларын җыештырдылар. Шулай ук «Кояшкай» балалар бакчасының өлкән төркеме, мөдире Кашарина Г. М. җитәкчелегендә, Мәктәп урамы буенча һәм парк территориясендә чүп-чар җыйдылар. Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International