Ульянково авылында Пенсия фондының күчмә клиентлар хезмәте

2019 елның 12 апреле, җомга

График нигезендә Буа шәһәре Пенсия фондының күчмә клиентлар хезмәте белгече 11 апрель көнне Ульянково авылында халыкны кабул итте. Гражданнарны күчмә кабул итү өчен әйдәүче белгеч-эксперт Хәсәнова А. Ф. килде. Нигездә, булачак пенсия турында, балларны исәпләү һәм колхозда эш стажы ничегрәк исәпләнү турында сораулар бирделәр. Халык игътибар, яхшылык һәм аралашу җылысы өчен белгечкә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International