2019 елның 6 апрелендә Ульянково авыл җирлегендә театраль вакыйга булды: авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Ульянково мәктәбе һәм «Кояшкай» балалар бакчасы педагогик коллективы чыгыш ясады һәм Э. Пиженко пьесасы буенча куелган "Мельпоменада кунакта"спектаклен тәкъдим итте.
Театр елында үз иҗатыңны матур мәдәният йортында күрсәтү бик күңелле булды. Спектакльнең беренче минутларыннан ук артистлар үзләренең искиткеч, матур уеннары белән тамашачыларның игътибарын яулады. Һәм үзләрен чын сәхнә осталары итеп күрсәттеләр. Рольләрнең матур башкарылуы, күңелле юмор залда бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Укытучылар коллективы адресына Ульянково авыл җирлеге башлыгы Ф. А. Сундурова, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Р. С. Зиннәтуллин исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады
Тамашачылар спектакль турында сокланып фикер алышты. Алар өйләренә күтәренке кәеф һәм күтәренке энергия белән таралыштылар.
Артистларыбызга рәхмәт һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. Афәрин!