Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Сез халык традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклау буенча бик зур эш башкарасыз, көн саен кешеләргә бәйрәм ясыйсыз, гүзәллеккә соклану мөмкинлеге бирәсез. Сез башкалар ял иткән вакытта эшлисез, кешеләргә үз күңелегезнең байлыгын бирәсез. Сезнең идеяләр һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең җирлек кызыклы тормыш белән яши.
Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сезгә нәтиҗәле һәм кирәкле хезмәтегез, даими иҗади эзләнүегез, рухи, кешелеклелек, игелеклелек һәм үзара аңлашу хакына җиребезнең мәдәни традицияләрен саклау максатларына хезмәт итәргә әзерлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Сезгә мәхәббәт, сәламәтлек, илһам, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International