20 февральдә " Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында ир-атлар арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен үткәрелә торган традицион шәхси-команда турниры узды. Ярышларда районның 15 оешма, учреждение, предприятие һәм авыл җирлегеннән 50дән артык йөзүче катнашты. Ярышлар өч яшь категориясендә, шулай ук эстафетада узды. Безнең авыл җирлегеннән Александр һәм Евгений Мареевлар катнашты.