Олы Кайбычта сугышчы-интернационалистларны хөрмәтләделәр

2019 елның 15 феврале, җомга

Район мәдәният йортында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Илшат Вәлиуллин, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кораллы Көчләр ветераны, «Юнармия» штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, һәлак булганнарның ата-аналары һәм башкалар катнашты.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул килгән кешеләрне бәйрәм белән котлады, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына район башлыгы «Әфганстандагы 40 армией бурычларын төгәлләүнең 30 еллыгы " юбилей медальләре, ә Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Илшат Вәлиуллин һәлак булганнарның гаилә әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кораллы Көчләр ветераны, «Юнармия» штабы начальнигы Илһам Хөснетдиновтан да әфганчылар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады.
Бүләкләнүчеләр белән бергә бәйрәм концерты да булды, анда район үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм ветераннар үзләре дә катнашты.
Чара сугышчы-интернационалистларга һәйкәл янында тантаналы митинг белән дәвам итте. Анда катнашучылар һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган Мәңгелек утка веноклар куйдылар, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чарада катнашучылар өчен "Рәйхан" кафесында тантаналы төшке аш оештырылды. Безнең авыл җирлегеннән Виктор Мошков һәм Виталий Калашников катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International