19 гыйнвар көнне Ульянково авылында гомер итүче Кайсаровлар гаиләсе - Александр Петрович һәм Нина Яковлевна кызы 60 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район башлыгы исеменнән истәлекле дата белән аларны Совет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады, аларга озын гомер теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.