Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Г. Әхмәтов, "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Э. С. Гобәйдуллина катнашында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы белән агросәнәгать күргәзмәсе оештырылды. Безнең авыл җирлеге шулай ук күргәзмәне оештыруда һәм презентацияләүдә катнашты.