Профилактик рейд

2018 елның 24 ноябре, шимбә

23 ноябрь көнне янгын күзәтчелеге, полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеген һәм хокук бозуларны кисәтү буенча инспекторлар авыл җирлеге башлыгы белән берлектә кечкенэ балалы гаиләләрдә булдылар. Гаиләләргә барып, яшәү шартлары белән таныштылар, балаларны өйдә калдырмауларын һәм куркынычсызлык чараларын үтәвен сорадылар.
Рейд барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гаиләләр белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр, янгын куркынычсызлыгын саклау буенча киңәшләр бирделәр, белешмәлекләр тапшырдылар, анда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру алгоритмы җентекләп аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International